Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Шәрәфетдин Фәхретдинов: “Тыныч булырга кирәк, усаллык кешене картайта”

Якташыбыз Шәрәфетдин Фәхретдинов бүген 90 яшьлек юбилей бәйрәмен билгеләп узды.

Шәрәфетдин ага Хәнсевәр авылында дөньяга килә. 9 яше тулгач, гаиләләре белән Урта Азия якларына чыгып китәләр. Анда байтак кына яшәгәннән соң, яңадан туган авылларына кайталар.
– Бала-чактан эшләп үстек, – ди юбиляр. – Кырда әниләр белән бәрәңге утый идек. Ачлык заманнар. 1930 елдан 1937 елга кадәр икмәк булмады. Бер сыердан 180 литр сөт дип, план куялар. Үтәмәсәң, сыерыңны көтүгә кудырмыйбыз, диләр иде. 
1949 елда Шәрәфетдин Фәхретдинов армия сафларына алына. Севастопольдә хезмәт итә.
Мәхәббәте Гөлсинәне очратып, тату гаилә коралар. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Шәрәфетдин ага озак еллар нефть тармагында хезмәт куя. Аның эше гел техника белән бәйле була. 
Озак яшәүнең сере нидә дигән сорауга:
– Нервыларның тыныч булуында, – диде юбиляр, елмаеп. – Кызу булырга ярамый, ут кебек кабынырга да кирәкми. Әкрен генә сөйләп, салмак кына атлап йөрергә кирәк. Тыныч булырга кирәк, усаллык кешене картайта.
Бүгенге көндә кызы һәм улы хөрмәтендә гомер көзләреннән салмак кына атлый Шәрәфетдин ага.

Аны күркәм юбилее белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та тәбрикләде, Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев