Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы хуҗасыз этләр өчен борчыла

Шәһәр буйлап йөргән хуҗасыз этләр темасы даими күтәрелеп тора. Төркемләп яисә ялгыз гына урам буйлап чапкан этләр күзгә еш ташлана. Кайберәүләр эт күрү белән куркып калса, икенчеләре, киресенчә, аларны кызганып, ризык белән сыйларга тырыша. Хуҗасыз этләр язмышы баулылы Илһам Хисамовны да борчый.

35 елдан артык нефтьче булып хезмәт куйган баулылы, хәзер инде пенсиядәге Илһам Хисамов бүгенге көндә Казанда яши. Баулыга кайткан саен, аны урам буйлап йөргән хуҗасыз этләр борчуга сала. Илһам Хисамов сүзләренчә, соңрак урамга чыгарып атмас өчен, кешеләр этләрне үзләренә асрауга алганчы ук токымнарын карап, белешеп алсыннар иде. Ул бүгенге көндә этләрне чын күңеленнән кызгана.

“Баулы халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: аласы килгән токым турында интернет аша булса да танышсыннар иде, нинди эт ул, үзен ничек тота. Мәсәлән, Хаски токымлы этләрне алалар, алар бит сакчы этләр түгел, алар бары тик уенчык урынына. Ул бит өрми дә, йортны да сакламый, ә уларга ярата. Өйдә берәр зыян эшләмәсеннәр өчен, этләрне вакытында урамга йөртергә алып чыгарга кирәк. Э кешеләр алалар да, зур булып үскәч, урамга чыгарып җибәрәләр. Хуҗасыз, ташланган этләрдән куркырга ярамый ул, алар бит бер бәхетсез җаннар”, – ди ул.

Илһам Хисамов сүзләренчә, хуҗасыз этләргә ярдәм кирәк, алар өчен приют булса, бигрәк тә яхшы.

“Хуҗасыз этләрне тотып, стерильләштереп, кире үз урыннарына кайтаруны оештырырга кирәк, алар өчен приют булса, бигрәк тә яхшы. Урам буйлап йөргән бер этне генә юк итсәң дә, аның урынына башка икесе киләчәк. Үләт базыннан кыргый этләр киләчәкләр, алар анда өерләре белән ята. Уникенче электр подстанциясе буенда да алар бихисап. Кыргый этләр шәһәргә килсә, ул зур проблема булачак. Алар бит кешеләрдән курыкмый. Кешенең курыкканын аз гына сизсәләр дә, алар һөҗүм итә башлаячак”, – ди Илһам Хисамов.

 

Урам буйлап йөргән берничә бәйсез эткә үзе  хуҗалар табарга ярдәм иткән.

“Яхшы кешеләр ярдәме белән алты эткә хуҗа табарга булыштым. Бер егет, мәсәлән, алабай токымлы хуҗасыз этне алды, моңа кадәр үзенең эте булса да. Кирәк булган өчен түгел, ә кызганган өчен. Андый кешеләр бар. Этләрне дә, мәчеләрне дә алган кешеләр бар. Үзебез кулга ияләштергән һәм үстергән хайваннар өчен җаваплы булсак иде”, – ди Илһам Хисамов.

Этләр дә эт тормышында яшәмәсен, аларга карата игътибарлырак булыйк, алар да бит җан ияләре.

Айгөл Хөсәенова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев