Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы интернет-мошенникларга берничә миллион сум акча күчергән

Мошенниклык схемалары дөньяда барган вакыйгаларга тик тиз җайлаша, шул исәптән, банкларның үзгәреп торган иминлек системасына да. Менә бер райондашыбыз В. да, фонд базарында төрле компанияләрнең акцияләрен сатып алырга һәм инвестицияләр белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән алдакчыларга ышанып, зур күләмдәге акчасыннан колак каккан.

Баулыда яшәүче ир-ат уңышлы капитал салу турындагы рекламаны ноябрь уртасында “Инстаграм” социаль челтәрендә күреп ала. Профильдә күрсәтелгән сылтама белән күчеп, бер танылган банкның кыйммәтле кәгазьләрен сатып алу белән бәйле бик отышлы акча кертү тәкъдимен күрә. Шунда ук ул үзенең телефон номерын калдыра һәм озак та үтми, аңа үзен банк вәкиле дип таныштырган кыз шалтырата. Ул зыян күрүчегә инвестицияләр, капитал салу, биржада уеннар турында сөйли башлый. Ир-ат аның күрсәтмәләрен үти: күрсәтелгән брокерлык платформасына керә, анда аккаунт ясый. Бу гамәлләрне тәмамлап, мошенник аның белән саубуллаша, хәзер аның белән банкның башка белгече – ир-атның барлык килешүләре белән эш итүче банк аналитигы – элемтәгә керәчәген аңлата.

“Персональ аналитик” элемтәгә шулай ук оператив чыга: “Ватсап” кушымтасына дүрт урынлы номердан шалтырата. Яңа клиент белән танышып, аналитик аның белән “Скайп” кушымтасында видеоэлемтәгә чыга һәм экран демонстрациясен ачуны сорый. Алга таба эшкә тагын бер “банк хезмәткәре” – трейдер – кушыла, ул зыян күрүчегә брокер портфеле белән эшләү нечкәлелкәрен аңлатырга тиеш була. Шуннан соң, төп эш башлана: зыян күрүче кыйммәтле кәгазьләрне сатып ала башлый, акчаларны трейдер күрсәткән картага күчерә. Тик ул акчаларын күчергән карта номерларын язып бармый.

Шулай берничә көн дәвам итә. Зыян күрүче белән бу көннәрдә аның аналитигы һәм трейдеры элемтәдә була. Алар инвесторны тынычландыра, аның эшләре бик яхшы бара, дип ышандыра. Бер көнне хәтта аның шәхси банк картасына аз суммада булса да акча күчерәләр. Ир-ат капитал салуның ышанычлы һәм табышлы булуына тәмам ышана һәм алга таба да, банктан кредит алып, акчаларны брокерлык платформасына кертергә карар кыла.

Мошенниклар һәрдаим, акча күчерү өчен, банк карталарының яңа номерларын бирә тора, эшләр бик яхшы барганга акча салырга кирәк, дип басым ясыйлар. Зыян күрүче чит счётларга җибәргән акчаны исәпләми дә.  Нәтиҗәдә, ул вакытта инде берничә кредиты булган зыян күрүчегә банк учреждениеләре кредит бирүдән баш тарта башлый.

Зыян күрүче картасының банкы,  акчаларның мошенникларга күчерелүендә шикләнеп, операцияне туктатмаган булса, бу хәлнең ничә тапкыр кабатлануы билгесез булыр иде. Соңгы түләү банк тарафыннан блокланган килеш тора бирә.

Бары тик шул вакытта гына, инде берничә миллион сум акча җибәргәч кенә, зыян күрүче интернетта брокерлык платформасына кагылышлы фикерләрне карарга була. Аларның сайты мошенникларныкы икәне шунда ук билгеле була. Зыян күрүче полициягә гариза яза. Акча күчерү тарихын карарга әлегә мөмкинлек юк, чөнки карта кушымта белән бергә блокланган хәлдә тора.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев