Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларның сак булуы сорала

Район советының утырышлар залында узган чираттагы аппарат киңәшмәсендә узган атнага йомгак ясалды.

Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Галиев торак йортлардан урлау очраклары турында халыкка кисәтү белән чыгыш ясады. Мәсәлән, шушы көннәрдә Кызылъяр авыл җирлегенең бер йортыннан мендәрләр урлаганнар. Чыннан да, кайбер җинаятьчеләргә мамык җыюның файдасы бар. Уяу булыгыз, әгәр дә чит-ят затлар яки автомобильләр күрсәгез, 02 номеры буенча шалтыратыгыз.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2019 елгы коллегиясе нәтиҗәләре буенча, барлык күрсәткечләр буенча да үсеш күзәтелә. Бу хакта Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сөйләде. Шулай итеп, 2019 елда минераль ашламалар кертү нәтиҗәсендә, уңыш 27,3 процентка арткан. Тулаем савым 420 тоннага арткан. Керемгә килгәндә, ул да сизелерлек арткан – бер гектар сөрүлеккә акча эквивалентында табыш 2,7 мең сум тәшкил итә, бу 2018 ел белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк. Әмма, Фәрит Кыямов, авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен яхшырту өчен, агымдагы елда хәл ителергә тиешле тагын берничә мәсьәлә бар, дип ассызыклады.

Баулы районындагы эпизоотик хәлне яктыртып, Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илшат Гаязов бер авыл җирлегендә эттә котыру авыруы ачыклануын билгеләп үтте. Хайваннарга гомуми вакцинация ясау вакытында, хуҗасы этен бу процедурага алып килмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, барлык предприятие җитәкчеләренә һәм йорт хайваннары хуҗаларына терлекләрен вакцинацияләүгә бирергә кирәк, чөнки котыру авыруы кыргый төлкеләр аша гына түгел, ә барлык йөрүче җылы канлы хайваннар аша да күчә. Вакцинация процедурасы ел әйләнәсе һәм бушлай үткәрелә, кирәк булган очракта ветеринария хезмәткәрләре тиешле урынга үзләре дә килә ала.

Илшат Гаязов, шулай ук Баулы районына якынлашып килүче дуңгызлар африка чумасы (АЧС) ситуациясен дә яктыртты: Нурлат районында, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә мондый очраклар теркәлгән. АЧС таралуны булдырмау максатыннан, дуңгызларның милекчесе (хуҗасы) булган физик һәм юридик затлар продукция җитештерү, үстерү, сату, алу максатларында дуңгызларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен үтәргә; әйләнә-тирә мохитнең терлекчелек калдыклары белән пычрануына юл куймаска; 24 сәгать дәвамында ветеринария хезмәте белгечләренә дуңгызларның үз-үзләрен тотышындагы мөмкин булган үзгәрешләр турында хәбәр итәргә; ветеринария хезмәте белгечләренең шәхси ярдәмче, крестьян (фермер) хуҗалыгында, шәхси эшмәкәрнең дуңгызчылык фермасында, учреждениеләрдә, оешмаларда һәм профилактика чаралары үткәрү турындагы таләпләрен үтәргә бурычлы.

Евгения ЛЕВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев