Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп

Спорт һәм туризмны үстерү бүлегенең 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, район халкының яртысы теге яки бу спорт төре белән мавыгуы билгеле булды.

Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов район башлыгы белән атналык киңәшмәдә былтыр куелган бурычлар һәм программалар турында сөйләде. Мәсәлән, планлаштырылган 78 спорт чарасының, пандемия аркасында, 51е үткәрелгән.

Илдар Әхмәтҗанов районның спорт инфраструктурасы торышы хакында да хисап тотты: бездә өч спорт мәктәбе, 176 спорт корылмасы һәм биш бассейн, 11 футбол кыры, боз сарае, универсаль зал, берничә универсаль спорт мәйданчыгы исәпләнә. Районда халыкның физик үсеше өчен шартлар җитәрлек.

Спорт һәм туризмны үстерү бүлеге физик культура һәм спорт белән мавыгучы 3-79 яшьлек баулыларның санын да исәпкә алып бара. Әйтик, Илдар Әхмәтҗанов сүзләренчә, 2019 елда районда 13549 кеше спорт белән шөгыльләнгән булса, 2020 елда спорт сөючеләр саны арткан – 15124 кеше. 2020 ел башына районда 34479 кеше (ТР Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматы буенча) исәпләнүен исәпкә алганда, район халкының яртысы спорт һәм физик культура белән мавыга булып чыга.

Район территориясендә чаңгы, шахмат, мини-футбол, хоккей, республика, бөтенроссия турнирлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт чаралары үткәрелә. Илдар Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, 2020 елның икенче яртыеллыгында ярышлар санитар нормаларны саклап уздырылган.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Илдар Әхмәтҗановның докладын тыңлаганнан соң, районда спорт темасы бик мөһим, ел саен спорт өлкәсендә инновация күзәтелә: мәйданчыклар ачыла, булган объектлар ремонтлана. Шул ук вакытта район башлыгы спорт өлкәсендә эшнең җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле алып барылмавын ассызыклады. Рамил Гатиятуллин, су спорт объектларына игътибарны юнәлтеп, спортны үстерү бүлегенә шәһәр һәм авыл мәктәпләре балаларын йөзәргә өйрәтү программасын эшләү бурычын куйды.

А.Хөсәенова фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев