Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларны йорттагы канализация борчуга сала

Баулы шәһәренең Куйбышев урамындагы 7нче йортта яшәүчеләр көн саен диярлек авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтырата. Моның сәбәбе – канализация торбалары тыгылу.

Бу йорттагы канализация торбасы 3нче фатир астында. Бу проблема быел йортта капиталь ремонт үткәрелгәннән соң башланган.

– Капиталь ремонт вакытында, канализация торбасы чыга торган бу якка бүрәнәләр ташладылар, – ди бу фатирда яшәүче Эльвира Вәлиева. – Шуннан соң, проблемалар башланды. Торбага зыян килгән, күрәсең, чөнки су китми. Бу торбага инде 50 ел, диделәр. Фатирга кайчан кайтма, су. Унитаз сифоны астыннан су чыга, бөтен идән тула. Аннары су коридорга линолиум астына китә. Проблеманы хәл иткәнче, сусыз утырабыз.

– Безнең йортта беренче катка кадәр торбаларны алыштырдылар, – ди икенче катта яшәүче Нур Нурхәмәтов. – Бездә барысы да яхшы, сулар беренче катта китми тора, безнең астагы фатирда җыела. Нәтиҗәдә, бөтен су беренче каттагы фатирга китә. Бөтен пычрак астагы фатирга эләгер дип, туалетка керергә куркып торабыз. Аллам сакласын, өйдә булмасалар, нишләргә? Аларга акмасын дип, унитаздагы суны да агызмыйбыз. Канализация торбасы тыгылган яки ватылган. Көн саен килеп, төзәтеп йөргәнче, торбаны алыштырырга кирәк, анда 6 метр участок. Алыштырсаң, очсызгарак төшә. Эшчеләр трос белән эшләп карыйлар, тик ул анда керми. Бөтен проблема быел башланды, соңгы вакытларда аеруча борчый. Җәй көне бик сизелмәгән иде, су сеңеп баргандыр. Минемчә, шул 96 метрлы участокны яңадан ясарга кирәк, бу проблемадан башкача котылып булмый. Водоканал эшчеләре ясап карый, тик файда юк. Тиешле техника табып булмый микәнни, мәсәлән, экскаватор? Водоканал эшчеләренең эше болай да күп, көн дә бер коеда казыну эш түгел инде.

Нур Нурхәмәтов сүзләренә караганда, күршеләре хәтта торба табып бирергә тәкъдим иткән. Тик хезмәт күрсәтүче предприятиедә экскаваторлары булмавын әйткәннәр.

– Мин, хуҗабикә буларак, күп вакытымны аш-су бүлмәсендә үткәрәм, – ди Роза Нурхәмәтова. – Савыт-саба юганда, суым күршеләргә акмасын, дип борчылам. Бездән су яхшы китә. Ә беренче каттагылар еш кына суны туктатып торуыбызны сорыйлар, чөнки аларга су җыела. Без дә көннәр буе сусыз утыра алмыйбыз.

Без бу мәсьәлә белән “Водоканал” предприятиесе җитәкчесе Рафаэль Шәймәрдановка мөрәҗәгать иттек.

– Канал юдырта торган КамАЗ белән бригада барып, юдыртты. Анда идарәче компания, хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре бар иде. Эш шунда: безнең чикләр – йорт фундаментыннан алып, фундаментның эчке стенасына кадәрге өлеш. Без аны тулысынча юдырттык, йортта яшәүчеләргә торбаның су үткәрүен күрсәттек. Йортта яшшәүчеләрнең канализацияне тиешле максатларда гына куллануларын, аңа шәхси гигиена чараларын, азык калдыкларын, чүпрәкләрне ташламауларын үтенәм, – ди Рафаэль Шәймәрданов.

Эльвира Вәлиева сүзләренә караганда, хәзер су китә, тик канализация торбасына түгел, ә каядыр йорт астына. Ул бу мәсьәлә белән шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән, кабул итүгә чакыруларын көтә.

Бу хакта тулырак – Баулы телевидениесе эфирында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев