Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларның сораулары игътибарсыз калмый

Газета укучыларның хәбәрләре кайнар линия телефонына (5-64-44) кабул ителә.

“Баулы-информ” редакциясенең кайнар линия телефонына Вахитов һәм Садовая урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Аларны хуҗасыз йөрүче этләр, законсыз чүплекләр һәм электр үткәргечләренә зыян салу куркынычы булган карт агачлар борчый.

Редакциягә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе – 86 яшьлек Михаил Ильин. Пенсионер Садовая урамындагы йортта яши, өе зираттан берничә метр ераклыкта гына.

“Хезмәткә дан” хәбәрчесе килгәндә, пенсионер коймаларын төзәткәләп йөри иде. “Төзәтүнең мәгънәсе дә булмас”, – ди ул. Пенсионер сүзләренчә, коймага зират территориясендә үсә торган карт агачлар аварга мөмкин, алар кайбер хуҗалык корылмаларына да зыян китерүе бар.

Пенсионер шулай ук зиратның үзе өчен дә борчыла, аның сүзләренә караганда, каберләрне мондый хәлдә тоту оят. Мәсәлән, коймага якын гына торган каберлек Бөек Ватан сугышы ветераныныкы һәм аны карап торучы юк. Каберлекне Михаил Ильин үзе тәртипкә китерергә уйлаган, әмма, агачлар зур, биек булу сәбәпле, пенсионер аларны үзе генә кисә алмый.

Шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүчеләрне урамда йөрүче хуҗасыз этләр дә борчый. Әлеге проблема күптәннән килә, ә соңгы вакытта этләр аеруча курыкыныч тудыра башлаган.

Моннан тыш, этләр кош-корт тота башлаган. Мәсәлән, Мәдинә Шәрәфетдинованың 13 тавыгын юк иткәннәр.

Мәдинә Шәрәфетдинова әлеге проблема белән полициянең участок вәкаләтлесенә дә мөрәҗәгать иткән, тик файда булмаган.

Алда телгә алынган урамнарда яшәүчеләрне зират янында барлыкка килгән чүплек тә борчуга сала. Биредә корыган агачлар да, көнкүреш чүп-чары да, хәтта бәрәңге сабагы да бар. Чүп-чарга ут төртүләре бар, дип борчыла алар. Көннәр коры торганда аеруча куркыныч.

Әлеге мәсьәләләр белән без Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакировка һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече Алия Йосыповага мөрәҗәгать иттек. Шул ук көнне алар, проблемаларны үз күзләре белән күрер өчен, әлеге урынга бардылар.

Автор фотосурәте
Мәкаләнең тулырак эчтәлеген "Хезмәткә дан" газетасының 81нче санында (30 октябрь)  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев