Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларны Кыш бабайлар парадына чакыралар

23-24 ноябрьдә Казанда һәм Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итү узачак. Бәйрәм Бауман урамында кышкы тылсымчылар йөреше белән башлана.

23 ноябрьдә чараның төп кунаклары булып Бөек Устюгтан килгән Россия Кыш бабае, Кар кызы, Байкал Кыш бабае, Финляндия Санта Клаусы, Удмуртия Тол бабае, Кыш анасы, себерүче Буран туташ һәм башкалар булачак. Чара 12.00 сәгатьтә башланыр, дип көтелә.

Бәйрәм Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясендә «Әкияти ыгы-зыгы» спектакле белән дәвам итәчәк. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Ә 24 ноябрьдә Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкияти кунаклар Могҗизалар урманын ачу өчен Яңа Кырлайда - резиденциядә җыелачак. Бәйрәмдә барлык теләүчеләр катнаша ала, керү - ирекле.

Чыганак һәм фотосурәт: Баулы муниципаль районы рәсми порталы http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1609215.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев