Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баулыларны язгы бозда сак булырга чакырабыз

Яз үз хокукларын алды, сулыкларда боз эри, һәм аңа керү көннән-көн куркынычрак була бара. Бу боз өстендә берүзләре генә йөрүче балаларга һәм балыкчыларга аеруча кагыла.

Көннәр язга авышкан чакта сулыкларга кергәндә, язгы бозга, ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән әйтем турында онытмагыз. Салкын белән җылының чиратлашып торуы елга-күлләрдә ярыклар барлыкка китерә, боз калынлыгын юкарта. Ә инде һава температурасы өч көннән артыграк 0 градустан югары торса, бозның чыдамлылыгы 25 процентка кими. Боз астан да, өстән дә эри башлый. Карап торышка нык күренсә дә, җылы көннәр аның структурасын үзгәртә. Мондый боз кеше авырлыгын күтәрә алмый. Ә транспорт чаралары авырлыгы турында әйтеп торасы да юк.
 Балаларны, бигрәк тә боз киткәндә, үзләрен генә сулыклар тирәсенә җибәрмәү сорала. Кызганычка каршы, язгы ташу чорында балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары ешая. Балаларга язгы ташу һәм боз китү чорында саклык чараларын кабат-кабат аңлатырга кирәк.
Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм чараларын үтәү зарур. Бу уңайдан берничә киңәш тәкъдим итәбез:
– балык тотканда кечкенә мәйданлы боз өстендә берничә бәке тишмәскә, берничә кеше бергә җыелып утырмаска кирәк;
 – бозга кергән очракта,  боз чатнаса, куркудан йөгермәскә, ә кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк;
– боз кузгалгач, боз өстендә уйнау катгый тыела;
– күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әлбәттә, моны карап торуы күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз;
– суга батучыга ярдәм күрсәтергә туры килгән очракта, коткару предметын 3-4 метр арадан сузарга кирәк;
– судан чыгаргач, тиз арада коткаручыларга яки ашыгыч ярдәмгә шалтырату зарур.
Шуны онытмагыз: иминлек чараларын күрү гадәттән тыш хәлләргә юлыкмаска мөмкинлек бирә.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев