Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга уяу булырга кирәк

Баулылар айнык булмаган шофёрлар турында Телеграмм аша Баулы районы ЮХИДи бүлекчәсенә хәбәр итә ала.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе мәгълүматына караганда, ведомствоның Телеграм-каналы эшли. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында, шул исәптән айнык булмаган шофёрлар хакында шунда хәбәр итәргә мөмкин. 
Каналны табу өчен, “Телеграм” мессенджерының эзләү юлына “Госавтоинспекция по Бавлинскому району” дип язарга кирәк. Аңа гражданнарны кабул итү урыннарында куелган куар-кодлар ярдәмендә дә язылырга була. 
Телеграмм  аша җибәрелгән хәбәрнең авторы күрсәтелми. 
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны эчкечелек проблемасына битараф калмаска һәм полициягә исерек шоферлар турында тиз арада Телеграм-каналлар аша яки 112, 02 яки 8(85569) 5-13-02 телефоннары аша вакытында хәбәр итәргә чакыра.
Телеграм-каналга күчү өчен, смартфон камерасын түбәндәге куар-кодка юнәлтегез.
Куар-код (каналга сылтама – https://t.me/Bavly_gibdd).

 

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев