Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга техник карау узарга кирәк

Баулылыларны үзйөрешле машиналар өчен техник карау узу кирәклеген искәртәләр.

“Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында”гы  297-ФЗ санлы Федераль закон (02.07.2021 ел), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1064нче “Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү идарәсе турында”гы карары (26.12.2011 ел) нигезендә, дәүләт техника күзәтчелеге органнарына үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздыру вәкаләтләре йөкләнгән.
“Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник карау уздыру кагыйдәләре”нең (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендә кабул ителгән 1013нче карары белән расланган) 5нче пункты буенча, машиналар техник карауны түбәндәгечә узарга тиеш: пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән һәм йөртүче утыргычыннан тыш сигездән күбрәк урынлы автотранспорт чаралары – һәр алты ай саен; калган машиналар – ел саен.
Техник карау узмаган техниканы кулланган өчен,  гражданнарга 500-1000 сум күләмендә административ штраф яки өч айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, ә вазыйфаи затларга 3000-5000 сум штраф каралган. Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән үзйөрешле машина һәм башка төр техниканы техник карау уздыру өчен, дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки күрсәтелгән QR-код буенча кереп гариза биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
 

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев