Баулыларга пиротехника белән сак булу зарур
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе карары белән Яңа ел бәйрәме көннәрендә пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннары билгеләнде.
Баулыда пиротехниканы билгеләнгән дүрт урында гына кулланырга рөхсәт ителә: Беренче Май һәм Тынычлык урамнары киселешендә, Октябрь мәйданында, “Нефтьче” паркында, Салих Сәйдәшев урамындагы ипподромда.
Исегезгә төшерәбез: 20 декабрьдә Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде, аның нигезендә аерым территорияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Янгынга каршы махсус режим вакытында аерым территорияләрдә куркынычлык дәрәҗәсе 1-3 класс булган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела, бары тик бенгаль утлары һәм хлопушкалар гына искәрмә булып тора.
Янгынга каршы махсус режим 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев