Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга әлегә паспорт алырга барырга кирәкми

Әлеге вакытта урамга чыгуда чикләүләр кертелү сәбәпле, паспорт, машина йөртү таныклыгы алу һәм алыштыру, флюорография узу уңаеннан сораулар туа.

Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, Россия президенты Владимир Путин 2020 елның 18 апрелендә “Россия Федерациясе гражданнарының кайбер документларын гамәлдә булуын тану турында”гы 275нче яңа указны имзалады.

Указда язылганча, агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр 14 яшь тулган, паспорт алмаган гражданнарның шәхесләрен раслаучы төп документы булып туу турында таныклык санала.

Флюорография вакыты чыга торган баулыларга искәртәбез: үзизоляция вакытында медицина учреждениеләрендә планлы профилактик караулар туктатылды. Сәламәтлек саклау министрлыгы планлы тәртиптә диспансерлаштыру, тернәкләндерү, лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләрне, шул исәптән күкрәк читлеге органнары флюорографиясен кичектереп торырга киңәш итә. Шул ук вакытта, Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, кичектергесез авырулар буенча тулы күләмдә ярдәм күрсәтелә, хастаханәнең барлык табиблары эшләвен дәвам итә.

Фото: ixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев