Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга йортларны җылытканда сак булу зарур

Көннәр суыткач, күпләр өйләрендә җылыту приборларыннан файдалана башлый.

Сентябрьдә Татарстанда көннәр суытты, ә җылыту сезоны башланырга әле ерак. Кайбер баулылар өйләрендә җылыту приборларын куллана башлады.

Янгыннардан һәм сөрем газы белән агуланудан саклану өчен, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре мичләрдән файдаланганда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

– Киләсе ике атна буе көннәр салкын торачак, дип фаразлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  вәкилләре, җирлек башлыклары, социаль яклау хезмәткәрләре, ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып, янгын турында хәбәр итү җайланмаларының эшләү-эшләмәвен тикшереп чыксыннар иде, – дип мөрәҗәгать итте Ильяс Гозәеров район хезмәтләре җитәкчеләренә.

Шулай ук ул идарәче компанияләр, торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләренә торак биналарда төтен юллыкларын, җилләтү системаларын тикшереп чыгарга кушты.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев