Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга гаризаларны дистанцион рәвештә тапшырырга мөмкин

Коронавирус инфекциясен булдырмау, кешеләрнең күпләп җыелуын чикләү максатыннан, Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге гаризалар кабул итүне һәм социаль ярдәм чараларын бирү мәсьәләләре буенча консультация бирүне дистанцион рәвештә башкарачак.

Социаль ярдәм чараларына гаризаларны республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша тапшырырга киңәш ителә. Социаль ярдәм чараларына почта аша да гариза юлларга була (почта аша җибәрелгән документлар Россия закончалыгы нигезендә расланган булырга тиеш). Социаль ярдәм чараларын бирү мәсьәләләре буенча консультация алыр өчен, Республика матди ярдәм үзәгенең Баулы районындагы бүлеге “кайнар линия” телефонына (8(85569)56722 шалтыратырга була. Социаль ярдәм чараларын бирү мәсьәләләре буенча язмача мөрәҗәгатьне Республика матди ярдәм үзәгенең Баулы районындагы бүлеге электрон почтасына (bav.12@tatar.ru) юлларга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X