Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар үзмәшгульлек белән шөгыльләнәләр

Салым инспекциясе мәгълүматына караганда, һөнәри керемгә салым кертелгәннән бирле 457 баулылы үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Үзмәшгульлек яки һөнәри керемгә салым турында күпләр хәбәрдар. Әлеге махсус яңа салым режимы 2019 елның 1 гыйнварында Россиянең дүрт төбәгендә кертелде – Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Калуга өлкәсендә һәм Татарстанда.

Һөнәри керемгә салым – өстәмә салым түгел, ә махсус яңа салым режимы. Аңа күчү ирекле. Әлеге салым режимына күчмәгән салым түләүчеләр гадәти тәртиптә кулланыла торган башка салым системасы буенча салым түләргә бурычлы.

Махсус яңа салым режимына күчкән физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр) мөстәкыйль эшчәнлектән кеременнән ташламалы ставка буенча салым түли – дүрт яки алты процент (физик затлар белән исәп-хисап ясаганда – 4 процент, юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр белән исәп-хисап ясаганда – 6 процент). Бу бизнесны легаль төстә алып барырга, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен штраф түләүдән курыкмыйча өстәмә эштән керем алырга мөмкинлек бирә.

Баулылы Светлана Әхмәтгәрәева агымдагы елның июлендә үзмәшгуль булып теркәлгән.

Светлана чәчтараш булып җиде ел элек эшли башлаган. Шулай да ул әлеге һөнәр турында мәктәптә укыганда ук хыялланган. Һөнәр сайлаганда, әти-әнисенең фикеренә колак салган. Тик нефть техникумын тәмамлау турындагы дипломының кирәге чыкмаган. Өч бала тапкан, аларны үстергәндә үзен төрле һөнәрләрдә сынап караган. Ә бервакыт мәшгульлек үзәге аша чәчтарашлар әзерләү курсында белем алу мөмкинлеге чыккан. Курсларда укыганда, күрше Октябрьский шәһәренә танылган мастерга шәхси дәресләргә дә йөргән.

– Мин әлеге һөнәргә акыл туплаган чорда килдем. Янымда игътибарлы, ярдәмчел кешеләр юлдаш булды, – дип искә ала Светлана. – Якыннарыма, туганнарыма рәхмәт, алар миңа төрле экспериментлар үткәрергә башларын ышанып тапшырдылар. Эшли генә башлаган вакытларда янымда булган коллегаларыма рәхмәт. Алар миңа киңәшләрен бирделәр, беренче клиентларны табарга булыштылар.

Светлана Әхмәтгәрәева башта ялланып эшләүче сыйфатында хезмәт куйган. Берничә елдан, Баулы эшмәкәрләре берлегендә аралашу ярдәмендә, шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, үзенә эшләргә тәвәккәлләгән. Агымдагы ел башында һөнәри керемгә салым турында ишеткән, һәм әлеге тема белән кызыксына башлаган. Үзмәшгуль булу отышлырак икәнен аңлап, яңа салым режимына күчәргә булган.

– Мин күп функцияле үзәккә, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкиле Алсу Вәлиевага мөрәҗәгать иттем. Ул миңа әлеге мәсьәлә буенча консультация биреп кенә калмады, үзмәшгуль булып теркәлергә булышты, кушымтадан файдаланырга өйрәтте, – ди Светлана Әхмәтгәрәева. – Бер кыенлыгы да юк икән. Яңа салымның өстенлекләре күп. Декларация тапшырасы юк. Керем мобиль кушымтада автомат рәвештә исәпкә алынып бара. Контроль-касса техникасы аласы юк. Чекны “Мой налог” кушымтасында формалаштырып була. Эштән беркая да китәсе юк, бөтен мәсьәләне смартфон ярдәмендә хәл итәргә мөмкин.

Аның күп кенә коллегалары да үзмәшгуль булып теркәлгән.

– Чәчтараш һөнәре – иҗади эш, – ди Светлана Әхмәтгәрәева. – Ул матурлык тудыра, кешенең үзенә генә хас матурлыгын ассызыклап күрсәтә. Чәчтараш кәеф тудыра, еш кына тормышта үзгәрешләр дә булдыра, диләр бит. “Язмышыңны үзгәртәсең килсә, прическаңны үзгәрт”, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Чәчтараш эше бик җаваплы, күләмле эш. Ул игътибар, чыдамлык, зәвык хисен, мода юнәлешләрен белүне, фантазияне таләп итә. Хәзер, яңа салым режимы кертелгәч, иҗатка вакытыбыз күбрәк кала.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев