Баулылар Халыкара бәйгедә катнаша ала
“Татар сүзе” бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы районы бүлекчәсе Вконтакте социаль челтәрендәге берләшмәсендә хәбәр иткәнчә, быел “Татар сүзе” бәйгесе берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала.
Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.
Махсус “Туган тел” номинациясендә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала.
Үз туган телегездә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзегез язган әсәрләрне дә башкарырга ярый. Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм, чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.
Бәйге, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.
Бәйгенең максаты – туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.
Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.
Чыганак һәм фото: https://vk.com/id710886887
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев