Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар уяулыкны югалтмагыз!

Хөрмәтле баулылар уяурак, игътибарлырак буыгыз

Шикле кешеләргә һәм әйберләргә игътибар итегез. Шик туса, хокук саклау органнарына хәбәр бирегез.

Таныш булмаган кешеләрдән пакет, сумка алмагыз, багажыгызны караучысыз калдырмагыз. Шартлаткыч маддә сумка, портфель, төргәккә һәм башкаларга яшерелгән булырга мөмкин.

Шикле әйбергә юлыксагыз, аңа якын килмәгез, башкаларга да аңа кагылырга ирек куймагыз. Тыныч булыгыз, оператив хезмәтләр килүен көтегез.

 

Куркыныч янаганда кая шалтыратырга?

112 – МЧС коткару хезмәте бердәм номеры (кәрәзле телефоннан SIM карта булмаганда, блокировкаланганда, анда акча булмаганда да шалтыратырга мөмкин);

01, 5-17-01 – янгын сагы (һәм МЧС коткаручылары);

02, 5-13-02, 5-45-28 – полиция;

03, 5-51-35 – ашыгыч ярдәм;

04, 5-53-21 – газ хезмәте.

Баулы ашыгыч хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырату өчен, 8 санын, шәһәр кодын (85569), аннары шәһәр телефон номерын җыярга кирәк.

 

Теракт турында ялган хәбәр өчен җаваплылык каралган

РФ Җинаятьләр кодексының 207нче маддәсе нигезендә, террорчылык турында ялган хәбәр җиткергән өчен җавап тотарга туры киләчәк. Минималь җәза – 200 мең сумга кадәр штраф, максималь җәза – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Теракт турында ялган хәбәр бирү нәтиҗәсендә бер миллион сумнан артык зыян килсә яки ул шалтырату башка авыр нәтиҗәләргә китерсә, җәза катгыйлана: бер миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең ел ярымнан өч елга кадәрге кереме күләмендә штраф, яисә биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Террорчылык турында ялган хәбәрне балигъ булмаган кеше юлласа, зыянны әти-әнисе яки законлы вәкиле түли.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев