Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, тәгәрмәч алыштырдыгызмы әле?

Юеш кар һәм бозлавык кыш якынлашуын хәбәр итә. Автомобильчеләргә инде хәзер үк транспорт чарасының тәгәрмәчен кышкыга алыштыру белән шөгыльләнергә киңәш итәләр.

Салкыннар башлану һәм беренче кар төшү белән, юлларда куркынычсызлык проблемасы аеруча кискенләшә. Кышкы чорда куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп аспектларыннан берсе – автомобильдәге җәйге резинаны кышкыга алыштыру. Дәүләт автоинспекциясе бу эшне кичектермәскә киңәш итә.

– Баулы районы дәүләт автоинспекциясе һава температурасы тотрыклы рәвештә +5...  +7 градус күрсәткәндә машина тәгәрмәчен алыштыру мөһим булуын искәртә, –  дип киңәш итә Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Алекаев. –  Җәйге резинада йөрү куркыныч була бара: һава температурасы шундый булганда ук ул юл өслегеннән шуа. Тәгәрмәч алыштыруны алдан кайгыртырга һәм, әгәр ул бозлавыкта хәрәкәт итәргә әзер булмаса, юлга автомобильдә чыкмаска кирәк.

Шуны аңлау мөһим: “кышкы резина”  – маркетинг алымы түгел. Кышкы шиналарның махсус составы бар, ул резина катнашмасынннан тора. Хәтта түбән температураларда да аның эластиклыгы һәм протектор рәсеме саклана. Ул гына да түгел, кышкы шиннарның да төрлесе бар: шипаланган, бозда шумый торган, һәм фрикцион (липучка), карлы җирдә аеруча нәтиҗәле, шул ук вакытта асфальтта да уңайлырак. Шиннарның кайсы төрен сайлау төбәктә өстенлек итүче һава шартларына бәйле. Дөрес булмаган очракта, юлди имин йөрү нәтиҗәлелеге кимергә мөмкин.

Шуны истә тоту зарур: тәгәрмәчне кышкыга алыштыру юлда йөрү кагыйдәләре таләбе генә түгел, ә юллардагы иминлек нигезе дә. дөрес сайланган һәм куелган резина кышкы чорда ышаныч һәм уңайлылык бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев