Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар СВОга ярдәм итә

Татарстанда август аеннан бирле, “Хәрбиләргә мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары тапшыр” акциясе кысаларында, махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен утлы корал җыю бара. Аны “Zа мирное небо” хәйрия фонды оештырган. Дроннарга каршы көрәштә куллану өчен, шома көпшәле ау мылтыклары кабул ителә.

Корал тапшыру Росгвардиянең Баулы бүлекчәсендә дә оештырылды. Мылтык тапшырырга җирле аучылар килде. Акциягә Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та кушылды. Ул ике ау мылтыгы тапшырды һәм аларның безнең Баулы егетләренә тапшыруларын теләде.
Корал тапшыру барлык кагыйдәләр буенча узды. Мылтыкны тапшырырга теләүчеләр башта документлар тутыра. Корал һәм сугыш кирәк-яракларының документлары булу-булмавын да тикшерәләр. Коралны Казан хәрби часте вәкиле кабул итте. Аның сүзләренчә, коралны хәрби часть балансына куйгач, ул төрле подразделениеләргә тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев