Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар шәһәрне бизи

Баулы шәһәренең Пионер урамы 7нче йортта яшәүчеләр ишегалларын гөл-чәчәккә күмгәннәр.

Шәһәребез көннән-көн матурая, ишегаллары төзекләндерелә. Шушы матурлыкны тудыручылар күңелгә дәрт өсти.

Пионер урамындагы 7нче йорт ишегалдындагы гап-гади багана төбе гөлбакчага әверелгән. “Баулы-информ” хезмәткәре шушы ишегалды аша үткәндә бу матурлыкка сокланмыйча узып китә алмады. Туктап, фотога төшереп, баулылар белән дә уртаклашырга булды. Юк кына җирдә дә матурлык тудыручы оста куллы якташларыбыз бар бит әле. Кемнәрдер бар нәрсәгә зарланып, төзек җирләрне ватып йөргәндә, аяк астында матурлык тудыручы кешеләр булу сөендерә.

Ә инде шушы матурлыкны саклый белергә дә кирәк!

Айгөл Габдрәфыйкова фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев