Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, сак булыгыз: исерекләр рульгә үрелә

Айнык булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре әледән-әле ачыклап тора.

Закон бозучыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итсәләр дә, кайберәүләр өчен бу сабак булмый. Һәм алар яңадан исерек килеш машина йөртүдә тотыла.  Күптән түгел Баулыда шундый хәлләр белән бәйле ике җинаять эше буенча суд карарлары чыгарылган.

“Хезмәткә дан” газетасына җинаять эшләре турында Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов хәбәр итте.

Быелның 31 июлендә Поповка авылында механик транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 37 яшьлек Ч.ны Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре туктаткан. Ир-ат 2015 елда, руль артына исерек хәлдә утырган өчен, 240 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Гаепләнүче Ч. мировой судья хөкем карары белән РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган, аңа 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза билгеләнгән, моннан тыш, ул 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

Баулы шәһәрендә дә шуңа охшаш хәл булган.

30 яшьлек К. 2016 елда, исерек булу-булмавын ачыклауга медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен, административ җәзага тартылган булган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган, 1 ел 6 айга транспорт чарасын йөртү тыныклыгыннан мәхрүм ителгән. Ләкин бу аңа сабак булмаган. К. быелның 19 августында иртәнге сәгать биштә, Калинин урамындагы 17нче йорт каршында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатканчы, ВАЗ 21124 автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән.

Гаепләнүче К. мировой судья хөкем карары белән РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган, аңа 250 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән, 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

ТР Баулы шәһәр прокуратурасы ике очракта да суд карары белән ризалашкан. Хәзерге вакытта суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

2018 елда автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 23 баулылы җавапка тартылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев