Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар район башлыгына сорауларын бирделәр

Сишәмбе, 2 декабрь көнне, район башлыгы Рамил Гатиятуллин инстаграмдагы аккаунтында туры эфир уздырды, баулыларның сорауларына җавап бирде.

Рамил Гатиятуллин туры эфирда сүзен тәмле ашлар теләүдән башлады. Күбрәк кеше катнаша алсын өчен, аны төшке аш вакытында үткәрергә карар кылуын әйтте һәм актив булырга чакырды.

Баулылар туры эфирга тоташкан арада, район башлыгы районда йогышлы авырулар белән бәйле хәл турында сөйләде. Ул пневмония белән авыручылар саны артуын, узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрнең ун тапкыр артуын әйтте. 530 баулылы пневмониядән стационарда дәваланган, 403е – өйдә. 894 кеше терелгән, нормаль тормышка кайткан, 39 кеше вафат булган, икесендә коронавирус инфекциясе расланган.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хәл авыр, шулай да контрольдә тотарлык. Бар кешенең дә Роспотребнадзор киңәшләрен үтәве зарур.

Рамил Гатиятуллин белән туры эфирда барлык хезмәтләр җитәкчеләре дә булды, алар һәр сорау буенча тулы җавап бирергә әзер иде.

Баулылар биргән беренче сорау шәһәрнең үзәк мәйданына яңа ел шәһәрчеге ясар өчен китерелгән салам тюкларына, дөресрәге янгын куркынычсызлыгына кагылышлы иде.

– Мәйданны яңа елга бизәү концепциясен беренче тапкыр караганда, миндә дә шул сорау туды, – диде район башлыгы. – Янгын куркынычсызлыгы чаралары күрелгән, һәр тюкка су сибелгән.

Ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы сораулар да бирелде. Аларга җавап итеп, Рамил Гатиятуллин агымдагы елда реконструкцияләнгән 16 ишегалдын көнкүреш элементлары белән җиһазлау 15 декабрьгә кадәр төгәлләнәчәген әйтте. Ә подрядчылар куярга өлгермәгән балалар мәйданчыклары китерелгән һәм саклауга куелган. Аларны яз көне, мондый эшләрне башкару өчен уңайлы көннәр башлангач, куячаклар. Район башлыгы 2021 елда “Безнең ишегалды” программасы кысаларында башкарылачак эшләр турында да сөйләде. Әлеге программа биш елга исәпләнгән, шул вакыт эчендә шәһәрдәге барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк.

Кыш әле генә башланып, кар күп яумаса да, Берёзовая һәм Аграрная урамнарында яшәүчеләр урамнарны кардан арындыруга кагылышлы сораулар бирделәр.

– Әлеге мәсьәлә контрольдә булачак. Барлык тәкъдимнәр дә кабул ителә, аларны эш барышында исәпкә алачакбыз, – дип җавап бирде район башлыгы.

Юллар һәм урамнарны асфальтлау буенча да сораулар бирелде. Рамил Гатиятуллин сүзләренә караганда, ел саен бу максатка 45 миллион сум акча тотыла. Бу сумма шәһәргә дә, авылларга да каралган. Юлларны асфальтлау һәм төзекләндерү эшләре планы аларның тузганлыгын исәпкә алып төзелә. Кызганычка каршы, әлеге проблеманы берьюлы хәл итәргә финанс мөмкинлеге юк.

Туры эфирда мөрәҗәгать иткән бер кеше юлларга реагент сибүне киметүне үтенде. Район башлыгы моның юллардагы иминлек өчен эшләнүен әйтте. Шулай ук ул юл хезмәткәрләренә җәяүлеләр кичүләрен, белем бирү учреждениеләре янындагы юллар участокларын асфальтка кадәр кардан арындырырга кушылуын белдерде.

Пассажирлар йөртү мәсьәләсе буенча уңай җавап бирелде. Район башлыгы автобуслар йөрми торуы машина йөртүчеләр авырып китү аркасында кадрлар җитмәү белән бәйле булуын, чәршәмбедән пассажирлар йөртүнең тулы күләмдә башкарылачагын әйтте.

Баулылар ачык бассейнда шугалак буламы дип тә сорадылар, моңа тискәре җавап бирелде. Иртә язда бассейн төбен төзекләндерү өчен, суы тулысынча агызылган. Зур булмаган шугалакны үзәк  мәйданда ясау күздә тотыла.

Туры эфирда катнашучылар 2021 елда 1нче спорт мәктәбендә капиталь ремонт булачагы һәм Яңа елны бәйрәм иткән көннәрдә мәйданда массакүләм күңел ачулар рөхсәт ителүе турындагы мәгълүматны сөенеп кабул иттеләр.

Рамил Гатиятуллинга шәхси сораулар да бирделәр. Аның кайсы спорт төре белән шөгыльләнүен сорадылар. Ул атнага ике тапкыр бассейнга йөрергә тырышуын әйтте. “Сез Бөгелмәдә яшисез бугай. Баулыга күченергә теләмисезме?” – дигән сорауга җавап итеп, ул Бөгелмәдә дә, Иске Чүтедә төзегән өендә дә яшәвен әйтте.

Туры эфир 45 минуттан артык дәвам итте. Рамил Гатиятуллин мондый очрашуларны, сораулар җыелуга карап, айга бер тапкыр булса да уздырырга вәгъдә итте.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев