Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, мәктәптә ашатуга кагылышлы соравыгыз булса, шалтырытыгыз

Иртәгә, 18 октябрьдә, балаларга белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшләячәк.

Балаларга белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданнарга консультация ярдәме күрсәтү максатыннан, 18 октябрьдә 9-17 сәгатьләрдә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында “Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында туклануны оештыру” темасына кайнар линия телефоны эшләячәк – 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.

Кайнар линия телефоны эшендә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, республика мәгариф һәм фән министрлыгы, кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе вәкилләре катнашу планлаштырылган.

Фото https://pixabay.com/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев