Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар “Минем шәҗәрәм” конкурсында катнаша ала

Татарстанның архив эше буенча дәүләт идарәсе “Минем шәҗәрәм” генеологик тикшеренүләр конкурсы үткәрә. Конкурсның район этабында катнашу өчен гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Конкурсның төп максаты – гаилә традицияләрен саклауны яңарту. Анда мәктәп укучылары һәм урта профессиональ уку йортларында белем алучы 18 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала. Район күләмендә җиңү яулаучылар конкурсның республика этабында катнаша. Анда җиңү яулаган мәктәп укучыларына планшетлар, кәрәзле телефоннар, электрон китаплар бүләк ителәчәк, урта һөнәри уку йортларында укучыларга – 50, 30, 20 мең сум күләмендә акчалата призлар. Конкурс турында тулырак мәгълүматны архив эше буенча дәүләт комитеты сайтыннан табарга яки район башкарма комитетының архив бүлегенә телефоннан шалтыратып белергә була. Телефон номеры – 6-07-31.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев