Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, “Минем әбием, минем бабам” фотосурәтләр бәйгесендә катнашыгыз

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырган “Минем әбием, минем бабам” фотосурәтләр бәйгесе дәвам итә.

Бәйгедә катнашу өчен, әби-бабаларыгызның фотосурәтләрен юллагыз, алар турында кызыклы язма да җибәрсәгез була.

Фотосурәтләрне
- веб-редакторга (Watsapp номеры – 89179280545)
- slava_trudu@bk.ru электрон почтасына
- ВКонтакте социаль челтәрендәге “Бавлы-информ” төркеменә https://vk.com/bavly_inform юллагыз

Бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен, аралашу өчен телефон номерын күрсәтү зарур.

Җиңүчегә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Фотосурәтләр 21 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашучылар өчен 22-28 октябрьдә “Хезмәткә дан” сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак.

Катнашыгыз һәм җиңегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X