Баулылар, “Минем әбием, минем бабам” бәйгесе дәвам итә
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында “Минем әбием, минем бабам” фотосурәтләр бәйгесен башлап җибәрә.
Бәйгедә катнашу өчен, әби-бабаларыгызның фотосурәтләрен юллагыз, алар турында кызыклы язма да җибәрсәгез була.
Фотосурәтләрне
- веб-редакторга (Watsapp номеры – 89179280545)
- slava_trudu@bk.ru электрон почтасына
- ВКонтакте социаль челтәрендәге “Бавлы-информ” төркеменә https://vk.com/bavly_inform юллагыз
Бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен, аралашу өчен телефон номерын күрсәтү зарур.
Җиңүчегә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
Фотосурәтләр 21 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашучылар өчен 22-28 октябрьдә “Хезмәткә дан” сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак.
Катнашыгыз һәм җиңегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев