Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар милли проектны хуплыйлар

1 апрельдә XIX Дөньякүләм “Әдәби марафон” башлана. Шул уңайдан, әдәби марафонда катнашучы баулыларның уй-фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен белер өчен, сораштыру үткәрдек.

Фәридә Зыярова:

– Минем фикеремчә, татарча китапны марафонда катнашмыйча да укып була булуын. Шулай да милли проектны хуплыйсы килә. Интернетта татарча текстларны арттыру, классикларыбызның әсәрләре киңрәк таралуы мөһим, “Әдәби марафон”да шуңа катнашам. Моңарчы ике тапкыр катнаштым. Алар барышында Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Айгөл Әхмәтгалиева китапларын аеруча яратып укыдым. Кайбер әсәрләрне элек укыган бар иде, әмма бу юлы аларны башкарак акыл белән укыдым, дисәм була. Вакыт узгач, әсәрләрне тирәнрәк аңлый башлыйсың. XIX Бөтендөнья “Әдәби марафоны”на кушылырга ният бар. Марафонда катнаша торган райондашларыбыз белән бу юлы Фәнис Яруллинның әсәрләрен укырга булдык.

 

Дамия Әхмәтшина:

– “Әдәби марафон” белән мине Римма Яруллина таныштырды. Мин инде унике тапкыр катнаштым. Мин, нигездә, якташ язучыларыбызның китапларын укырга тырышам. Мәсәлән, Фәнис Яруллин белән Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрен аеруча үз итәм. Шулай матур, тирән эчтәлекле итеп башка бер шагыйрь дә яза алмас кебек. Классик язучыларның әсәрләрен дә укыйм. Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Мәдинә Маликова, Гөләра Шәрипова китапларын да яратып укыйм. Әдәби марафон китапка булган мәхәббәтемне арттырды. Китап кешегә үсәргә, тормыш итәргә, Аллаһы Тәгалә биргән вакытны бушка үткәрмәскә, үзаңны үстерергә мөмкинлек бирә. Тик мине бер нәрсә борчый: “Әдәби марафон”да 100-150шәр кеше катнашкан районнар бар, ә безнең районнан катнашучылар бик аз. Баулыларны милләтебезнең гореф-гадәтләре, тел мәсьәләсе борчымый, күрәсең. “Әдәби марафон”да китапханәчеләр, татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләрнең дә катнашуын күрәсе килә. Аллаһы теләсә, 1 апрельдә башланачак Әдәби марафонда да катнашырмын, дип уйлап торам.

 

Тәслия Галиева:

– Мине “Әдәби марафон”га китапханәчебез Ләйсәнә Таһирова чакырды. Мин әле бер тапкыр гына катнаштым, бик ошады. Зифа Кадырова, Роберт Миңнуллин китапларын яратып укыдым. 1 апрельдә башланачак “Әдәби марафон”га да кушылырга телим. Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллин әсәрләрен укырга уйлап торам. Ана телеңдә китап уку үз туган телен оныттырмаска ярдәм итә. Бу марафон балаларга аеруча файдалы булыр иде, дип уйлыйм. Китап уку үзе бер бәхет бит ул. Тик хәзерге вакытта китап укучылар саны кими бара, дисәм дә ялгыш булмас. Халыкны шушы проект белән китап укырга өндәүче булуга мин бик шатмын. Проект авторы Раил Гатауллин марафончыларны күп нәрсәгә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #әдәбимарафон