Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар “Җәлил укулары” бәйгесендә сынатмый

Бәйгенең район турында 200дән артык кеше катнашкан, республика этабына тугыз бәйгече узган.

“Җәлил укулары” бәйгесенең зона турына нәтиҗә ясалды, республика этабына узган кешеләрнең исемнәре билгеле булды, – ди Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Баулылар онлайн форматта узган зона турында сынатмадылар. Жюри безнең зонага керә торган берничә район катнашучылары чыгышларын карады. Без дә башка районнарның эшләрен күрә алдык. Безнең бәйгечеләр Баулы районы данын лаеклы якладылар, тик “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә көндәшлек бик юк. Кызганычка каршы, бу номинациядә бүтән районнардан әле калышабыз. Башка номинацияләр буенча тугыз баулылы республика турына узды”.

Быел бәйгедә “Муса Җәлилгә багышланган Музей-экспозиция” дигән яңа номинация кертелгән. Анда Баулының 6нчы мәктәбе музее катнаша. Ул республика турына узган. Музейлар буенча әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Укучылар педагоглары белән бик тә эчтәлекле видео әзерләгәннәр.

6нчы мәктәп укучысы Злата Леванова быел бәйгегә Муса Җәлилнең инглиз теленә тәрҗемә ителгән шигырен әзерләгән. Кыз инглиз телен балалар бакчасына йөргәндә үк өйрәнә башлаган.

“Текстны укытучым бирде, сүзләрнең әйтелешен бергәләп өйрәндек, – ди Злата Леванова. – Өйдә дә әзерләндем, интионациягә басым ясадым. Шигырьне ике көндә ятладым. “Җәлил укулары” бәйгесендә беренче генә катнашуым түгел, Муса Җәлилнең шигырьләрен беләм. Мондый бәйгеләр – татар шагыйрьләре белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек, дип уйлыйм. Шигырьләрне төрле телләрдә сөйләү бик кызыклы, нәрсә турында сөйләгәнеңне белсәң, бигрәк тә. Мин инглиз телен бик яратам. Татар шагыйренең инглиз теленә тәрҗемә ителгән шигырен беренче тапкыр сөйләдем”.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев