Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар хәйрия акциясенә кушылып, "тылсымчы" була ала

2021 ел алдыннан РФ Президенты йөкләмәсе буенча Россядә "Минем белән хыяллан" хәйрия проекты кысаларында "Теләкләр чыршысы" акциясе уза. Аз керемле гаиләләрдәге, ятим балаларга бүләкләр тапшырыла.

Баулының Кадрия Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге балалар иҗтимагый оешмасы алты ел дәвамында катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм йөзеннән, район эшмәкәрләре, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм битараф булмаган кешеләр белән берлектә хәйрия акциясен оештыра.

Акция барышында ятим балалар һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар Кыш Бабайга хат язалар, нинди бүләк алу турында хыяллануларын да бәян итәләр. Хатлар открытка рәвешендә акциянең партнерлары - «Эд-Эм», «Универмаг ДУ» сәүдә үзәкләрендә, «Цветочный рай» салонында һәм Пионерская урамындагы «Магнит» кибетендәге чыршыларга эленә.

 Акция рәсми рәвештә 16 декабрьдә старт алды.

Беренче булып акциягә 1995 елда 2 нче мәктәпне тәмамлаучылар  кушылды. Алар "Цветочный рай" салонындагы чыршыга урнаштырылган открыткаларны алып, җиде бала үтенечен үтәделәр.

Бераз "тылсымчы" булып, балага яңа ел могҗизасын һәркем бүләк итә ала. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:
1. 30 декабрьгә кадәр партнерларның сәүдә нокталарының берсендә теләкләр белән хат сайларга.

3. Бүләк алырга һәм аны сатучыга тапшырырга.

Барлык кызыксындырган сорауларны  7 939 344 50 31 буенча бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев