Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар халык уен коралларында башкарылган көйләр тыңладылар

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында беренче тапкыр Татарстан республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры чыгыш ясады.

Утыз ел дәвамында концерт эшчәнлеге алып баручы музыкаль коллектив Баулыда ике концерт оештырды. Көндез, “Пушкин картасы” буенча концертны мәктәп укучылары һәм аграр көллият студентлары карады. Ә кичен чарага теләге булган һәр кеше чакырылды. Тамашачылар арасында Баулы районыннан гына түгел, күрше районнардан һәм Башкортостан Республикасыннан да килүчеләр байтак иде.

Оркестр совет чоры һәм чит ил фильмнарының алтын фондыннан җырлар һәм көйләр башкарды. Яшь тамашачылар “Пираты Карибского моря” популяр фильмы көен аеруча яратып тыңладылар.

– Без бирегә группадашларыбыз белән килдек. Билетларны “Пушкин картасы” белән сатып алдык. Казан музыкантларының чыгышы миңа бик ошады, мин халык музыка уен кораллары концертында беренче тапкыр. Бөтен башкарылган җырлар һәм көйләр дә диярлек миңа берничә тапкыр каралган фильмнардан таныш.

Концертның алып баручысы Лилия Аппакова “Баулы-информ” хәбәрчесенә оркестрның репертуары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Бүгенге концерт киномузыкага багышланган иде, бу программада музыканы оркестр гына түгел, аның солистлары һәм әйдәп баручы солистлары да уйный. Оркестрда 65 кеше, бүген тулы состав белән чыгыш ясадык. “Пушкин картасы” проекты буенча безнең язгы тур планлаштырылды, аңа Бөгелмә, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләре керә.

Без яшьләргә таныш булган мультфильмнар, балалар фильмнары һәм чит илнең популяр фильмнарын сайларга тырыштык. Көйләрне балалайка, домбра, контрабас һәм башка традицион музыка уен коралларында башкарабыз.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев