Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар интернет аша башкарылучы җинаять корбаннары булмагыз

Баулы районында элемтә чаралары – интернет һәм телефон аша кылынган 58 җинаять теркәлгән.

Баулы районы буенча эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Илнур Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, 30 яшьтән 65 яшькә кадәрге гражданнар бик еш әлеге төр мошенниклык корбаны була. Бүгенге көндә районда 58 интернет-җинаять теркәлгән.

Полиция вәкиле баулылар “эләккән” җинаятьчел схемаларның берничә ачык мисалын китерде. Әйтик, Баулыда яшәүче бер ханымның кесә телефонына шалтыратып, бер кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, бу ханымның банк счетыннан шикле акча күчерүләр бара. Янәсе, шикле операцияләрне туктату өчен, банк картасы мәгълүматларын һәм картаның кире ягындагы кодлы саннарны хәбәр итәргә кирәк. Мошенник банк картасы турындагы мәгълүматларны алгач, җиңел генә әлеге ханымның акчаларын “үз кесәсенә” күчерә.

Баулыда яшәүче икенче бер хатын-кыз интернет челтәрендә үз товарын сату турында белдерү урнаштырган. Тиздән мошенник шалтырата һәм аның товарын сатып алган өчен аванс кертергә тәкъдим итә. Әлбәттә, моның өчен ул ханымның карта номерын һәм картаның арткы ягындагы кодны сорый.  Ә бу мәгълүматларга ия булганнан соң, аңа ханымның картасындагы акчасын үзенә күчерү бер дә кыен булмый.

Мондый мисаллар аз түгел. Илнур Шәрәфиев ассызыклаганча, банкның чын хезмәткәре гражданнарның шәхси мәгълүматларын телефон аша соратып алмый, чөнки клиентлар турында мәгълүмат банк базасында бар инде.

 Мондый шалтыратуларга һәм интернет аша килгән хәбәрләргә ышанырга ярамый. Үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны һәм банк картасы мәгълүматларын телефон яки интернет аша хәбәр итәргә ярамый.

Фото: /pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев