Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар Җиңүнең 77 еллыгына әзерләнә

Баулы районы администрациясендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыруга багышланган киңәшмә узды. Район җитәкчелеге белән очрашуда предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм иҗтимагый оешмалар катнашты.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Җиңү көнен бәйрәм итүгә бик җитди карарга кирәклеген ассызыклады.

– Быел Бөек Җиңү бәйрәмен бәйрәм итү аеруча әһәмияткә ия, – дип башлады сүзен Ильяс Гозәеров. – Бүген без Россиягә каршы мәгълүмати сугыш җәелдерелгән яңа форматта яшибез. Безнең төп бурычыбыз – Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыгын онытмау. Илдә һәм дөньяда барган соңгы вакыйгалар яшьләребездә патриотизм хисен тәрбияләүнең мөһимлеген тулысынча күрсәтте, алар Россия тарихын белергә һәм үз илләре белән горурланырга тиеш.

Очрашуда Баулы районы мәгариф бүлеге методисты Юлия Рудковская һәм “Җиңү волонтёрлары” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Артур Гәрәев мәктәп укучыларында һәм яшьләрдә патриотизм хисләрен тәрбияләү темасына чыгыш ясады.

– Район мәгариф учреждениеләрендә патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә, – дип хәбәр итте Юлия Рудковская. – Районыбызда ел саен укучыларның гражданлык-патриотик сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Спикер районда 2016 елдан бирле эшләп килүче яшь армиячеләрнең хәрәкәте турында сөйләде.

Артур Гәрәев Баулы районында “Җиңү волонтёрлары” бүлекчәсе гамәлгә ашыра торган берничә проектны атап үтте. Алар – үсеп килүче буында ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән төрле акцияләр, тарихи квестлар һәм интеллектуаль уеннар. “Буыннар бәйләнеше” проекты аерым игътибарга лаек, аның кысаларында волонтёрлар ветераннарга ярдәм күрсәтә, шулай ук ветераннар оешмалары белән дә эш алып бара.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров яшьләр арасында патриотизм хисен өйдә дә, гаиләдә дә тәрбияләү мөмкин, дип билгеләп үтте.

– Сугыш еллары турындагы совет фильмын карау да балаларга уңай йогынты ясарга мөмкин, – ди Ильяс Гозәеров. – Патриотик тәрбия гаиләдән башланырга тиеш.

Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган очрашуда Баулы районының Туган як музее фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазованың чыгышы аеруча зур кызыксыну уятты. Ул “Татарстан республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” (www.tatfrontu.ru) турында сөйләде. Виртуаль музей битләрендә ветераннарның сугыш турында истәлекләре, фото һәм видеогалерея, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат бар. Кадрия Гыймазова залда утыручыларга архив материалларын Туган як музееның корреспондентлык пунктына тапшыруларын сорап мөрәҗәгать итте. Бу тарихи мәгълүматны цифрлаштырып, киләчәк буыннар өчен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

– Виртуаль музей фондын тулыландыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Туган якны өйрәнү музее корреспондентлык пункты Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы барлык мәгълүматны кабул итә, – дип хәбәр итте Кадрия Гыймазова. –Тулырак мәгълүматны Баулының Туган як музеенда 5-21-95 телефоны аша алырга мөмкин.

Баулы районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина районыбызда Җиңү көнен бәйрәм итүнең беренчел планын яңгыратты.

– Чаралар планына шәһәрне һәм районны төзекләндерү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм катнашучыларын котлау, мәдәни һәм спорт чаралары керә, – дип сөйләде Илмира Хөснуллина.

Бүгенге көндә Баулы районында Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветеран, 158 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашкан 14 ветеранның тол калган хатыннары яши.

Илмира Хөснуллина сүзләренчә, районда сугышта катнашучыларның каберләрен, һәйкәлләрне һәм мемориалларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Шулай ук сугышта катнашучыларга Татарстан президентының азык-төлек җыелмалары тапшыру, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уздыру да каралган. Традиция буенча, Җиңү көненә багышланган митинглар уздырыла: 7 майда – Баулы шәһәрендә, 8 майда – авыл җирлекләрендә. 9 майда Баулы шәһәренең үзәк мәйданында бәйрәм парады, Мәңгелек ут янында митинг, җиңел атлетика йөгереше, футбол буенча матч, хәрби техника күргәзмәсе узачак. Билгеле булганча, быел “Үлемсез полк” акциясен традицион форматта уздырау күздә тотыла. Чараларны оештыручылар шулай ук бәйрәм салюты булачагы турында хәбәр итә.

Агымдагы елда Җиңү көнен бәйрәм итүнең тагын төгәлрәк программасы бераз соңрак билгеле булачак. Яңалыкларны “Баулы-информ” сайтыннан һәм безнең рәсми социаль челтәрләрдән күзәтеп барыгыз.

Фото:

шшәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев