Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар, игътибарлы булыгыз: җәяүлеләргә дә штраф салына

ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан, ай саен рейдлар уздыра. Җәяүлеләрнең юл аша дөрес чыгу-чыкмавын, машина йөртүчеләрнең аларга юл бирү-бирмәвен ачыклау өчен, рейдларның чираттагысында “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе дә катнашты.

Юл-патруль хезмәте экипажлары мондый рейдларны аеруча хәвефле һәм җәяүлеләр юл аша тиешсез урыннан еш чыккан участокларда уздыра.

“Рябинка” балалар бакчасы янында кизү торган ЮХИДИ хезмәткәрләре бер сәгать эчендә генә дә берничә кешенең кагыйдә бозуын ачыклады. Алар арасында җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләр генә түгел, ә юл аша тиешсез урыннан чыгучы җәяүлеләр дә бар иде. Җәяүлеләр белән хәл катлаулырак та – алар, нигездә, җәзасыз калачакларына ышана. Кайбер әти-әниләрнең үз-үзен тотышы аеруча аптырата: алар тиешсез урыннан балаларын җитәкләп чыга.

Менә кечкенә улы белән әни кеше бара. Күренеп тора, ул ашыга, улын тиз генә балалар бакчасына кертеп, эшенә барасы бар. Ул балалар бакчасы каршында юл буенда туктый, уңга-сулга карый, ике ЮХИДИ патруль машинасын күрә торып, һич икеләнмичә, баласын ашыктыра-ашыктыра, җәяүлеләр кичүеннән берничә метр ераклыкта юл аша чыга. Югыйсә, берничә метр үтеп, җәяүлеләр кичүе аша чыкса да шул ук диярлек вакыт үтәр иде.

Хатын-кызны ЮХИДИ инспекторлары туктаткач, аның канәгатьсезлеге йөзенә чыга: ул бит улын балалар бакчасына кертеп чыкмакчы гына иде, ә 500 сум түләргә туры киләчәк. Юл аша тиешсез урыннан чыккан өчен җәяүлеләргә шулкадәрле штраф каралган. Җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләргә штраф күбрәк: 1500 сум (машина йөртүче әлеге кагыйдәне беренче тапкыр бозса). Кагыйдәне кабат бозучыларга 2500 сум түләргә туры киләчәк. 7 яшькә кадәрге баланы автомобильдә тиешле җайланмасыз йөрткән өчен, 3000 сум штраф салына. Иминлек каешын эләктереп йөрергә яратмаучылар 1000 сум акчаларыннан колак кага. Штраф өстенә профилактик әңгәмә дә каралган. Кагыйдәләрне бүтән бозмаска вәгъдә бирә кешеләр, ләкин еш бу сүздә генә кала.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев