Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар Дөньякүләм проектта катнаша ала

2024 елның 1 октябреннән XXIX Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башлана.

“Әдәби марафон” – татар телендәге дөньякүләм әдәби проект. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 2024 елның 1 октбяреннән XXIX Әдәби марафон башлана. Анда катнашу өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1.    Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә керегез: https://vk.com/adabimarathon
2.    Яңа сезон Әдәби марафонда катнашу кагыйдәләре белән танышыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024
3.    Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция – http://tat-i.net/tt/node/12
4. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз. (сүз уңаеннан, баулылар Рима Яруллинаны сайлый ала).
5. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган игълан астында комментарийларда, катнашуыгызны белдереп, 1 октябрь 23:30 сәгатькә кадәр, «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын (Рима Яруллинаныкы – 9), исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп, комментарий урнаштырыгыз һәм бу язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз. Мисал: + 9 Ирек Хәбиров 27 яшь ТР Баулы районы;
6. 21 көн дәвамында (1-21 октябрь) татарча әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп, #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2024 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды, #БелемРадиосы) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар – #ТатарстанКитапНәшрияты, #Таттелеком), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән урнаштырып барыгыз;
Әдәби марафонда катнашу өчен, редакциядән татарча китаплар һәм журналлар алу мөмкинлеге бар. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.
Реклама
16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев