Баулылар Донбасста һәлак булган балаларны искә алганнар
27 июль – Донецк Халык Республикасында сугыш корбаны булган балаларны искә алу көне.
Әлеге дата Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән 2022 елның 11 июлендә рәсмиләштерелгән. Бу көнне Россия, Донбасс халкы белән бергә, кораллы конфликт вакытында һәлак булган балаларны искә төшерә. Хәтер сәгатьләре бөтен Россия буйлап уза: сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алалар, шәмнәр кабызалар, мемориалларга чәчәкләр һәм уенчыклар куялар, суга кәгазь ак корабльләр җибәрәләр. Әлеге чаралар һәлак булган балалар турындагы хәтерне саклау һәм аларның язмышларына хөрмәт күрсәтү максатыннан оештырыла.
Истәлекле чара Салих авылында да узган. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова, авыл клубы хезмәткәре Тәслия Галиева белән берлектә, балалар өчен "Балалар тыныч дөньяда, сәләмәт һәм бәхетле булып үссеннәр! ” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәргән.
"Бу чарада, нигездә, авылыбызга ялга кайткан балалар катнашты. Без аларга Донбасстагы сугыш барышында һәлак булган сабыйларның фаҗигале язмышы турында сөйләдек. Аннары, бу датаның символы булган ак корабльләр ясап, суга җибәрдек. Чараның бу өлеше балаларга аеруча ошады", – дип сөйләде "Баулы-информ" хәбәрчесенә Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова.
Донецк Халык Республикасында сугыш корбаны булган балаларны искә алу чаралары шәһәрдә һәм районның башка авылларында да уза.
Фото: Салих китапханәсе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев