Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар өчен янгын куркынычы зур булган чор җитә

Март аена аяк бастык. Тиздән көннәр җылытып, кар эри башлаячак. Күпчелек кешеләр өчен яз – табигатькә ял итәргә чыгу һәм территорияне кыш буена җыелып килгән чүп-чардан арындыру чоры булып тора. Шул ук вакытта, кар астыннан узган елгы үләннәр чыга, алар кибә һәм бу янгын чыгу куркынычын тагын да арттыра.

Урамда көнгнәр җылыта башлауга, күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтә торган подрядчы оешмалар торак биналарын җылытуны киметә һәм бу чорда кешеләр төрле җылыту приборлары куллана башлый. Ә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгәндә, электр челтәренә артык йөкләнеш килеп, янгын чыгу куркынычы арта. Шәхси йортларның һәм хуҗалык корылмаларының түбәләрен вакытында ремонтламау да куркыныч тудыра. Мәсәлән, кар эрегәндә (яңгыр яуганда) су корылмаларга үтеп керә һәм электр чыбыклары кушылмаларының капланмаган урыннарына, шулай ук электр приборлары эченә эләгә, бу, вакытында күреп алмаган очракта, янгын чыгуга китерергә мөмкин. Халыкка хуҗалыклардагы биналарның түбәләрен җентекләп карап чыгарга һәм су аккан урыннарны ачыклап, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә киңәш ителә. Еш кына янгыннар язгы ташу вакытында су баскан йортларда барлыкка килә.

Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән инспекторы Салават Биктимеров сүзләренә караганда, 2022 елда районда дүрт янгын очрагы теркәлгән (узган елның шул чорында – алты очрак). Янгыннарда һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар юк.

Яз көне карлар эреп беткәч, халыкның күпчелеге шәхси йортлар территорияләрендә чүп-чар һәм коры үлән яндыра, ә кайбер гражданнар учакта азык әзерләү өчен табигатькә чыга башлый. Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге чүп-чарны һәм коры үләнне яндыру түбәндәге шартларны дөрес үтәгәндә генә башкарылырга тиешлеген искәртә:

– корыган үлән (чүп-чар) яндыруны төзелеш корылмаларыннан – кимендә 50 метр, ылыслы урманнан – 100 метр һәм яфраклы урманнан 30 метр ераклыгында башкарырга кирәк;

– яндыру процессы металл савытта башкарылса, аның янына утны вакытында сүндерергә металл лист кую зарур, аның зурлыгы файдаланыла торган савытны тулысынча капларлык булырга тиеш;

– ачык ут куллану урыны – тирәнлеге 0,3 метрдан да ким булмаган һәм диаметры 1 метрдан да артык булмаган күләмдәге чокыр рәвешендә, яисә чокыр эченә ныклы металл савыт урнаштырылган булырга тиеш;

– янучан предметлар, коры үлән һәм башкалар ачык ут куллану урыныннан 10 метр ераклыкта булырга тиеш;

– ачык ут кулланучы зат беренчел янгын сүндерү чаралары, шулай ук янгын сүндерү бүлекчәләрен чакыру өчен мобиль элемтә чарасы белән тәэмин ителергә тиеш.

Ачык ут кулланган вакытта януның (пыскуның) учак зонасыннан читкә таралмавын контрольдә тоту зарур. Һава торышы бозылган очракта (җил һәм башкалар), шунда ук утны сүндерергә кирәк.

Республика (район) территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда теләсә нинди чүп-чар, коры үлән кебек әйберләр яндыру катгый тыела.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев