Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар бәйрәмгә әзер

Йорт тирәләрен Яңа ел бәйрәменә бизәү күпләр өчен традициягә әйләнеп бара. Матур, зәвыклы итеп, төрле төсле утлар белән бизәлгән шәхси йортларны иң тылсымлы бәйрәм чорында еш очратырга була. Баулылар Рәфис һәм Фәйрүзә Сәетовлар үзләренең йортларын ел саен куана-куана бизиләр.

– Йортыбызны төзеп кергәнгә быел 10 ел тулды, – ди йорт хуҗабикәсе Фәйрүзә Сәетова. – Яз, жәйләрне өй кырын, урам ягында чәчәкләр утыртып, бизи башладык. Өй алдыннан үтеп йөргән кешеләр сезнең капка алды матур, дип әйтә башладылар. Аннары кыш җиткәч, иптәшем Рәфис өйне гирляндалар белән бизәргә булды. Без балалар белән чыгып, урам ягында кар бабайлар ясап куйдык. Урамда йөргән кешеләр, туктап, фотога төшәләр иде. Бүтән елларны кыш җиткәч, озаграк бизәми торсак, нигә һаман бизәмисез, дип сорый башлыйлар. Елдан-ел матуррак итеп бизәргэ тырышабыз, алдагы елга да, алла боерса, яңа планнар бар. Танышлар, туганнар яна идеялар биреп торалар. Балалар хәзер инде зур булсалар да, йортны бизәгәнгә кечкенә чактагы чактагы кебек соенәләр. Йортны шулай бизәү безнең гаиләдә традициягә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев