Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар арасында янгынга каршы режимны бозучылар бар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынга каршы махсус режим үтәлешен тикшергәннәр.

Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда чүп-чар һәм коры үлән яндыру очракларын ачыклау һәм аларны булдырмау буенча рейд үткәргәннәр.
Рейд барышында шәхси йортлар территориясендә чүп яндыру очраклары ачыкланган. Нәтиҗәдә, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4нче маддәсенең 2нче өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан министрлар кабинеты карары нигезендә, республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыклары яндыру, корыган үләнгә ут төртү тыела.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта физик затларга административ штраф күләме – 10000-20000 сум. 

 

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев