Баулылар һаман шул ук тырмаларга басалар
Банк карталары белән мошенниклык турында халыкка даими хәбәр ителүгә карамастан, Баулыда чираттагы корбан телефоннан шалтыратучыга ышанган.
Узган атнада Баулыда банк картасы белән мошенниклык ачыкланган. Зыян күрүче ханымга телефон аша шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм аның банк картасының номерын атавын сораган. Моны ул “системада өзеклек булган” һәм “карта белән шикле операция ачыкланган” дип аңлатканнар. Кызганычка каршы, зыян күрүче картаның номерын хәбәр итеп кенә калмыйча, пластик картаның арткы ягындагы өч саннан торган номерны да әйткән. Нәтиҗәдә, хатын-кызның счетыннан билгесез затлар 37 мең сум акча алган.
Баулы районы халкын тагын бер кат кисәтәсе килә: банк хезмәткәрләре телефон аша карта номерын сорамыйлар. Уяу булыгыз, шикле шалтыратулар вакытында, шәхси мәгълүматыгызны җиткермәгез.
Шулай ук, яңа вирус барлыкка килү сәбәпле, игътибарлырак булуыгыз сорала. Баулы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев гигиенаны сакларга, кул кысышып күрешүдән баш тартырга һәм “азрак үбешергә” киңәш итте. Шул ук вакытта, районда коронавирус белән хәл тыныч тора – әлегә авыруның теркәлгән очраклары булмаган. Грипп белән авыручылар да контрольдә.
Евгения ЛЕВАНОВА
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев