Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга матурлыкны сакларга кирәк

Баулы шәһәренең Октябрь мәйданын реконструкцияләүгә күп акча тотылды, һәм әлеге матурлыкны саклап тотар өчен барлык чараларны күрү зарур. Бу хакта атналык киңәшмәдә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин әйтте. Һәр иртә мәйданда көнбагыш кабыгы һәм башка чүп-чар ятуы ачыклана, гәрчә биредә урналар куелса да. Кайбер баулыларга тәрбия җитеп бетми, үз-үзеңне...

Баулы шәһәренең Октябрь мәйданын реконструкцияләүгә күп акча тотылды, һәм әлеге матурлыкны саклап тотар өчен барлык чараларны күрү зарур. Бу хакта атналык киңәшмәдә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин әйтте.

Һәр иртә мәйданда көнбагыш кабыгы һәм башка чүп-чар ятуы ачыклана, гәрчә биредә урналар куелса да. Кайбер баулыларга тәрбия җитеп бетми, үз-үзеңне тоту культурасына мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтергә кирәк, дип саный район башлыгы. Шулай ук ул яңа фонтанны консервацияләргә һәм кышын мәйданны кардан арындырганда конструкцияләргә сак мөнәсәбәттә булырга кушты.

Рамил Гатиятуллин әйтүенчә, юл хезмәткәрләре көннәр аяз торганда асфальт салу мөмкинлегеннән файдаланмаганнар. Пушкин урамындагы юлларны асфальтлап бетермәгән өчен, Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе тәнкыйть утына тотылды. Баулыда асфальт җитештерү буенча яңа заводны эшләтеп җибәрмәү дә хәлне катлауландырган.

Полиция хәбәр титкәнчә, узган атнада ике җинаять теркәлгән. Унике юл-транспорт һәлакәте булган, берсе кеше үлеменә китергән (бу хакта "Хезмәткә дан" газетасы узган санында язды). Айнык булмаган килеш руль артына утырган биш шофёр, автомобиль тәрәзәсен тонировкалау кагыйдәләрен үтәмәгән биш кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Район җитәкчелеген күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләренең туфракны өстән генә эшкәртүе дә борчый. Тирәнәйтеп эшкәртү өчен акча күбрәк кирәк, иң беренче чиратта ягулыкка. Фермерлар финанс кыенлыклары кичерә, шул исәптән быел ашлыкка бәя түбән булу аркасында.

- Бездә әлегә кадәр сөт терлекчелеге үсешкә ирешмәгән хуҗалыклар бар. Ә бит сөт - әйләнештәге акчаларның көн дә тулыланып тору чыганагы. Ягулыкка да акча булыр иде, - диде район башлыгы.

Рамил Гатиятуллин 2017 елга район агросәнәгать комплексы үсеше буенча расланган программа кысаларында хуҗалыклар кабул иткән бурычлар үтәлеше барышы турында хәбәр итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев