Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар һәм шәһәр кунаклары ярминкәдә очрашты

Бүген агропаркта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Биредә ит, яшелчәләр, сөт ризыкларын сатып алырга мөмкин иде. Хакларга килгәндә, кишернең килосы 15 сумнан, бәрәңге - 20 сум, эремчек - 140 сум. 3 литр балны 1300 сумга саттылар.

Кырым-Сарайдан килгән Мөнирә Тәкиева исә үзе үстергән каз, индоуткалар белән сәүдә итте. Кош-корт асрау белән ул 6 ел дәвамында шөгыльләнә. Ярминкәгә беренче тапкыр төшкән. Сату урыны өчен аңа түләргә кирәк булмаган.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да ярминкәгә килде. Ул сәүдәгәрләр белән аралашты. Алты килодан авыррак күркә түшкәсен күреп чын күңелдән гаҗәпләнде.

Ярминкә турында тулырак «Хезмәткә дан» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев