Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда асфальт заводы яз көне ачылачак

"Хезмәткә дан" газетасы элегрәк хәбәр иткәнчә, Баулыда сентябрь ахырында яңа асфальт заводы ачылырга тиеш иде. Тиешле детальләр җитешмәү сәбәпле, завод ачылмады. "Хезмәткә дан" газетасына "Татнефтедор" АҖ Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең Баулы участогы начальнигы Мансур Юнысов хәбәр иткәнчә, Кытайда җитештерелгән җиһазларны урнаштыру белән нәкъ менә шул ил вәкилләре шөгыльләнгән. Сынау рәвешендә...

"Хезмәткә дан" газетасы элегрәк хәбәр иткәнчә, Баулыда сентябрь ахырында яңа асфальт заводы ачылырга тиеш иде. Тиешле детальләр җитешмәү сәбәпле, завод ачылмады.

"Хезмәткә дан" газетасына "Татнефтедор" АҖ Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең Баулы участогы начальнигы Мансур Юнысов хәбәр иткәнчә, Кытайда җитештерелгән җиһазларны урнаштыру белән нәкъ менә шул ил вәкилләре шөгыльләнгән. Сынау рәвешендә эшләтеп җибәреп караганда, детальләр җитешмәве ачыкланган. Әлеге атна ахырында Кытайдан тиешле детальләр кайтарылырга тиеш. Җитешсезлекләр бетерелгәч һәм эшләтеп карагач, заводны язга кадәр ябып торачаклар. Яз башында аны эшләтеп җибәрергә кабат кытайлылар киләчәк. Беренче мең тонна асфальтны алар җитештерәчәк. Шуннан соң гына завод кулланылышка кабул ителә. Сүз уңаеннан, мондый заводлар Нурлат һәм Зәйдә берничә ел уңышлы эшләп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев