Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы шәһәрендә узган ифтарда Татарстан мөфтие катнашты

Кичә кичен Баулы шәһәренең "Өмет" мәчетендә узган ифтар мәҗлесендә олы кунаклар - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты.

Ифтар башланыр алдыннан Камил хәзрәт район башлыгы озатуында "Гали" мәчетендә мәчетләрнең попечительләр советы белән очрашты.

Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, иман китергән, көнозын ураза тотканнан райондашларыбыз өчен "Өметкә" җыелып ифтар кылу үзе бер бәйрәм булды.

Бердәмлекне, туганлыкны арттыручы мондый кичәләр Рамазан аенда шәһәребездә еш үтә, шулай да бу кич үзгә иде. Баулы мөселманнары өчен республика мөфтие Камил хәзрәтнең катнашуы, авыз ачканнан соң Корьән укуы, бер табын артында утырып, аның вәгазен тыңлау, иң яхшы мөнәҗәт укучы дип танылган Дагстан кешесе Мөхәммәт Шәфинең азан әйтүе, мөнәҗәт укуы ифтарны тагын да күркәмрәк итте.

Якташларын район башлыгы Рамил Гатиятуллин да сәламләде.

- Бердәм булыйк. Дин белән бергә булсак, эшләребез дә барыр, районыбыз да күтәрелер, - диде район җитәкчесе.

Ифтар киче турында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасының алдагы санында укырга һәм Баулы телевидениесе "Хәбәрләр"енең 30нчы июнь чыгарылышында карарга мөмкин.

Фәридә ЗЫЯРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев