Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районының Татар Томбарлы авылында Әдәбият елына багышлап кичә үткәрделәр

Кышның соңгы көнендә Татар Томбарлы авыл мәдәният йортында Әдәбият елына багышлап кичә үткәрелде. Бу турыда безгә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Айгөл Минәҗева сөйләде:

- Чараны китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләде. Кичәгә килүчеләрне "Әдәбият сулышы","Кафе поэзии" исеме астында китап күргәзмәләре каршы алды. Күргәзмәләр һәм "Читать не вредно" дигән презентация белән китапханә мөдире Эльвира Әхмәтҗанова таныштырды. Әдҗбият елы һәм китапның кешелек тормышындагы әһәмиятле роле турында авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина чыгыш ясады.

Кичәнең икенче өлеше "Әдәби сукмаклар буйлап" дип исемләнгән викторина белән дәвам итте. Анда 8, 9, 10, 11нче сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Укучылар татар һәм рус язучыларының иҗаты, тормыш юлы белән бәйле соруларга, табышмакларга җавап бирделәр, шигырь юлларын дәвам иттеләр.

Викторина музыкаль тәнәфесләр белән аралашып барды. 4сыйныф укучылары Муса Җәлилнең "Ана" шигырен, Һади Такташның "Тәүфыйклы песи" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Лола Климина матур җырларын бүләк итте. 8 сыйныф укучысы Илсур Шәймәрдәнов Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен күңелләргә үтеп керерлек итеп укыды. Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев