Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы җитәкчеләре буранда чыршы утырттылар

Бүген, кар-бураннарга карамастан, Баулы муниципаль район Советы, шәһәр, район башкарма комитеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре агач утыртырга чыктылар.

- Өстән кар явып, буранлап торса да, туфрак әле җылы, без утырткан агачларга үсеп китәргә мөмкинлек бар, - диде Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Илдар Сәйфиев.

- Иң мөһиме - дымлылык җитәрлек булырга тиеш, шулай булганда яңа утыртылган агачлар салкыннарга бирешмәс, - дип фикерен белдерде район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин.

Өмәчеләр шәһәрнең төньяк-көнбатышында, Татарстан проспектында, 50 гә якын яшь чыршы агачлары утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев