Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мөселманнары мөәзиннәр конкурсында катнашты

Бөгелмә үзәк мәчетендә көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүче мөәзиннәр арасында «Азан - 2015» конкурсы уздырылды.

Конкурста Урыссу, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә мөселманнары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте.

Азан әйтүчеләрне жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында Төркиядән килгән Коръән-хафиз Саим Йөлдәрим дә бар иде.

Балалар арасында җиңүчеләр исемлегенә Баулыдан Дамир Хакимов кертелде. Аңа өченче урын бирделәр.

19-40 яшьлекләр арасында Баулыдан җиңүчеләр булмады. Ә менә аксакаллар арасында Баулы районыннан Ильяс абый Мөкатдәсов икенче урынга лаек булды.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам Баулы