Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда үзенчәлекле балаларны котладылар

“Благо” аналар иҗтимагый оешмасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен бәйрәм оештырды.

Шәһәр көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан, “Благо” аналар иҗтимагый оешмасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Без сине котларга килдек!” дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Оешма рәисе Татьяна Мурзакаева һәм оешма әгъзасы Вероника Шәрәфетдинова клоуннар һәм бүләкләр белән Вильдановлар һәм Гыйззәтуллиннар гаиләләренең өйләренә бардылар. “Благо”, “Могҗизалар иле” социаль проекты кысаларында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә төрле бәйрәмнәр уңаеннан еш бара.

 Вильдановлар өч бала тәрбияли – 10 яшьлек Артемны, алты яшьлек Аринаны, ә кечкенәләренә нибары 6 ай гына әле. Гаилә кунакларны иртәдән үк түземсезлек белән көткән. Хәтта күршедәге балалар да кергән – клоуннар көн дә килми бит.

Төп клоун ролендә – Зөлфия Шәнгәрәева, ярдәмчеләре – “Ангелы Благо” театр студиясе балалары иде. Алар балаларга күңелле һәм мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Зөлфия Шәнгәрәева – “Благо” оешмасының ышанычлы һәм яхшы дусты, ул анимация студиясе балалары белән шөгыльләнә, аларга онытылмаслык тамашалар әзерли. Бәйрәмдә хәтта әти-әниләр дә читтә калмады – балалар кебек күңел ачтылар, көлделәр.

Мондый чаралар балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бирә, ата-аналар, азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, балалары өчен сөенәләр, көч алалар. “Балалар бик көттеләр, оештыручыларга зур рәхмәт, яшь клоуннарга аеруча”, – дип сөйләде безгә Ольга Вильданова. Очрашу ахырында Татьяна Мурзакаева балаларга бүләкләр тапшырды һәм аларны “Ангелы Благо” театр студиясендә шөгыльләнергә чакырды.

14 яшьлек Регина Гыйззәтуллина да үзенчәлекле кунаклар килүенә, алар белән аралашуга бик сөенде. Клоуннар әлеге гаиләдә дә күңелле уеннар үткәрделәр, Регинага бүләк бирделәр.

Үзенчәлекле балалар тәрбияләнүче һәр гаилә мондый кунакларга һәрчак шат була, рәхмәт әйтеп калалар.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев