Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында янгыннар саны арткан

Җылыту сезоны башлану белән, көзен нинди профилактик чаралар уздыру зарур? Янгыннар белән бәйле бәхетсезлек очракларын ничек булдырмый калырга?

Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Салават Биктимеров сүзләренә караганда, җылыту сезоны башлангач, янгыннар саны арткан. Сәбәбе – мичләрдән һәм электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.

– Мичкә яга башлар алдыннан, аның төзеклеген тикшерү зарур, – ди Салават Биктимеров. – Җылыту сезоны алдыннан, төтен юллыкларын корымнан чистартырга, төтен юллыкларында ярыклар булу-булмауны карарга кирәк, ярыклар булса, аларны ком-балчык эремәсе белән сыларга.

Янгын куркынычсызлыгы чараларын катгый үтәгәндә, бәхетсезлек очраклары азрак булыр иде. Тик, кызганычка каршы, үзләре ясаган җылыту приборларыннан файдаланучылар да бар, бу исә бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин.

Быел шундый ике очрак булды. Үзләре ясаган җылыткычны счётчикка тоташтырмый гына куллану нәтиҗәсендә янгын чыккан, – ди инспектор. – Өйдән озак вакытка чыгып киткән очракта, электр приборларын уттан алырга кирәк, суыткычны гына калдырырга ярый. Төзексез җылыту приборларын куллану тыела. Ягылган мичне караучысыз калдырырга ярамый. Утын ягып җылыта торган мич булганда, йокларга ятар алдыннан, утын янып беткәнне көтәргә кирәк. Мунчаны да караучысыз калдырырга ярамый. Безнең районда шундый берничә очрак булды: кеше мунчага яккан да кибеткә киткән. Ут чыккан.

Мичкә якканда, тиз янып китә торган матдәләр, мәсәлән, бензин кулланырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев