Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда ял урыны төзелә

Баулының түбәнге өлешендә “Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү” программасы кысаларында сквер төзү эше тулы көченә бара.

Яңа ял зонасын булдыру белән Баулының “МК Омега” предприятиесе шөгыльләнә.

Парк төзүгә республика бюджетыннан 17 миллион сум бирелгән. Эшләр планына бетонлау, брусчатка һәм газон үләне җәю, яктырту, кече архитектура формалары урнаштыру кертелгән. “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе, булачак сквер урынына барып, “МК Омега” прорабы Рөстәм Шәфиков белән аралашып кайтты.

– Эшне башлаганда, без иң элек нигез әзерләдек – кара туфракны алдык, башта – вак таш, аннары арматура белән бетон җәйдек. Шулай ук пушка, танк һәм мемориал өчен нигез ясадык, аларны урнаштырдык, – дип сөйләде ул. – Бүгенге көндә биредә газ хезмәте эшли. Алар газ торбаларын җир астына “яшерә”. Электр баганаларын да алачакбыз, алар проект планына туры килми. Электрчылар инде кабельне кисте. Һәр хезмәт үзенең эшен башкара. Бордюрлар кую һәм яшелләндерү эшләре дә планлаштырыла.

Проект планы буенча, амфитеатр һәм балалар уен комплексы урнаштыру да күздә тотылган булган. Тик бирелгән акча җитеп бетмәгән. Шулай да алар өчен урын әзерләнә,  объектлар өстәмә финанслау булгач урнаштырылачак.

– “Ватан” яшьләр үзәге фасады ремонтланачакмы? – дип кызыксынам.

– Бүгенге көндә бинаны буяу, косметик ремонт ясау гына күздә тотыла. “Ватан” 2020 елда капремонт программасы буенча төзекләндереләчәк.

Һәр атна дүшәмбе көнне сквер урынында эшкә җәлеп ителгән предприятиеләр җитәкчеләре белән киңәшмә уздырыла. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәр киңәшмәдә шәхсән катнаша, эш этапларын контрольдә тота.

Ял урынын төзи торган хезмәткәрләр белән дә аралаштык.

– Без биредә төзелеш башланган көннән бирле эшлибез, яңгыр астында да, эсседә дә хезмәт куярга туры килә. Әлегә графикка сыешабыз. Скверны ачу октябрь ахырына планлаштырыла. Әлеге вакытка өлгертербез, дип уйлыйм, – дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән бер эшче.

– Якын-тирә йортларда яшәүчеләр, “Колокольчик” балалар бакчасы хезмәткәрләре биредәге төзелеш шау-шуыннан зарланмыймы, эшләр аларга комачауламыймы? – дип сорыйм Рөстәм Шәфиковтан.

– Балалар бакчасы хезмәткәрләре зарланмый. Балалар, койма янына килеп, безнең эшләгәнне күзәтеп тора, аларга техниканың эшләвен карап тору кызыклы, – дип җавап бирде ул. – Ә менә якын-тирә йортларда яшәүчеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар, нигездә, электр тапшыргыч линияләргә зыян салмаслармы, сусыз калмабызмы, дип борчыла. Чөнки әлеге урында җир астыннан суүткәргеч торба уза. Бездә үз эшенең белгечләре эшли, бернәрсәгә дә зыян китермәсләр.

“Водоканал” хезмәткәрләре суүткәргеч торбаларны алыштырырга тиеш. Прораб аңлатуынча, иске торба кайчан да булса бер тишелергә мөмкин. Ул чагында, казып, паркның капламын җимерергә туры киләчәк. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен, торбаны алыштыру күздә тотыла.

Былтыр әлеге урында нарат үсентеләре утыртылган иде. Быел исә аларны казып алганнар. Рөстәм Шәфиковтан моның сәбәбен сорадым.

– Наратлар юк ителмәде, аларны ташламадылар, борчылмагыз, – дип җавап бирде ул. – Без аларны барлык кагыйдәләр буенча казып алдык. Кайберләре балалар бакчасы коймасы буйлап күчереп утыртылды, калганнары шәһәрнең төрле җирләренә утыртылды. Хәзер аларның бер өлеше “Буровик” каршында үсеп китә алмаган наратлар урынында үсеп утыра.

Шәһәрнең түбәнге өлешендә яңа ял урыны булачагына шул тирәдәге йортларда яшәүчеләр сөенечләрен белдерде.

– Мин ике бала анасы. Икесе дә “Колокольчик”ка йөри, – дип сөйләде безгә Ольга Борисова. – Велосипедта яки роликлы тимераякларда йөрер өчен, үзәк мәйданга бару мөмкинлеге юк. Хәзер шундый урын якында гына булачак. Шуңа бик сөенәбез. Скверның ачылуын түземсезлек белән көтәбез.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X